Район мәдәният йортында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына багышланган халык иҗатының “Туган ягым җәүһәрләре” район фестиваленең йомгаклау туры, гала-концерты булып узды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Район мәдәният йортында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына багышланган халык иҗатының “Туган ягым җәүһәрләре” район фестиваленең йомгаклау туры, гала-концерты булып узды. Бу көнне сәхнәдә фестивальнең җиңүчеләре чыгыш ясады. Ике ай дәвамында барган фестивальдә мәдәният йортларының һәм район оешмаларының 27 иҗат коллективлары катнашты, 1000нән артык артист  300дән артык концерт номеры күрсәтте.

     Гала-концертта җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Фестивальнең җиңүчесе итеп Түбән Чегодай авылы мәдәният йорты билгеләнде. Икенче урынны Бәркәтә авылы мәдәният йорты, өченче урында Иске Кади авылы җирлеге. 42 катнашучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды, ә 13 катнашучы махсус призлар белән бүләкләнделәр.Быел Туймәт авылы җирлеге башлыгы Айдар Кәримов “Авылда мәдәниятны үстерүгә булышлык итү” номинациясендә җиңүче итеп танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International