Район мәдәният йортында озак еллар Чирмешән районын җитәкләгән Минсәгыйт Шакировның “Безнең заман” китабын тәкъдим иттеләр

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Район мәдәният йортында озак еллар Чирмешән районын җитәкләгән Минсәгыйт Шакировның “Безнең заман” китабын тәкъдим иттеләр. “Безнең заман”  документаль повесте-аның тормыш юлы турында язылган китап.

Якташыбыз 23 яшьтән “ПМК-Мелиорация” оешмасын җитәкли, күрше Яңа Чишмә районы партия райкомының икенче секретаре булып эшләгән. Аннан соң 20 елдан артык үзебезнең районны җитәкләде. Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе булып торды.

Кичәдә район башлыгы Ф.М. Дәүләтшин катнашты. Очрашуга повесть герое белән төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре һәм дуслары, район активы, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре чакырылган иде. Китапны тәкъдим итү район үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International