Җәйнең беренче көне балаларны халыкара яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1950 нче елдан бирле үткәрелә. Балалар-тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме-сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмагатьчелек бурычлы.
Бу көнне район мәдәният учреждениеләрендә балалар өчен төрле мәдәни чаралар: концертлар, театральләшкән тамашалар, бәйгеләр, күңел ачу программалары, рәсем конкурслары, шахмат-шашка турнирлары, мастер-класслар, велоузышлар, спорт ярышлары оештырылды. Мондый чаралар Әккәрәй, Кара Чишмә, Югары Кәминкә, Кармыш, Иске Элмәле, Иске Кади һ.б. авылларда гөрләп үтте.Ә менә Югары Чегодай авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар сабантуе үткәрде. Кечкенә авылларда да балалар читтә калмады, Әмир, Якты Тау, Андреевка, Лагерка авылларында балалар өстәл уеннарында, велоярышларда, рәсем конкурсларында актив катнаштылар.
Район үзәгендә оештырылган бәйрәмдә балалар “газчылар”, “янгын сүндерүчеләр” дә, “ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр”, “электрчылар” да булдылар. Бу һөнәр ияләренең киемнәре һәм эш кораллары белән танышу да аларга бик кызык булды. Район мәдәният йортының “Яшь конферанслар” (җитәчесе А. Рыбакова) түгәрәгенә йөрүче балалар да бәйрәмдә бик теләп катнаштылар.