«Тәмәке тарту модада түгел – иркен сула» темасына әңгәмә

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

31 майда билгеләп үтелүче Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсе кадет интернат-мәктәбе укучылары белән «Тәмәке тарту модада түгел – иркен сула» дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар өчен «Никотин – агу!» дип исемләнгән видеоролик күрсәтелде һәм «Тәмәке урынына-кәнфитне сайлыйм!» акциясе үткәрелде.  Чара азагында «Сәламәт булу – бик шәп!» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International