Бүген Туймәт авылы мәдәният йортындаТатарстан Республикасының сигез тапкыр көрәш чемпионы, Россия Федерациясе беренчелегенең жиде тапкыр жинүчесе, Татар- башкорт көрәшенең атказанган спорт мастеры Ильяс Галимовны искә алу кичәсе булды. Бер ел элек легендар көрәшче, Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы Ильяс Галимов вакытсыз арабыздан китеп барды.
Ул яшьли спорт белән шөгелләнеп, волейбол, боскетбол уйнап, кышларын чаңгыда шуып, хоккей уйнап, сабантуйларында көрәшеп, нык гәүдәле, таза бәдәнле булып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чистай совхоз техникумына укырга кергәч, андагы тренер Әдип Нуруллин оештырган көрәш секциясендә шөгелләнә. Әлеге уку йорты өчен, аннары район күләмендәге ярышларда катнаша башлый, җиңүләр яулый. Техникумны тәмамлагач, аны көрәш осталыгын арттырырга мөмкинлек тудыру өчен Чистайдагы район спорт комитетында калдыралар. Биредә ул яшьләрне көрәшергә өйрәтә. Аннары тормыш сукмаклары аны Әлмәткә алып киткәчтә, ул көрәшкә тугырылыгын саклый. Нефть чыгаруда эшләү белән бер үк вакытта, тренер Салават Йосыпов җитәкчелегендә көрәш осталыгын арттыра. 1998 елда Әлмәт, 1998-2000 елларда Казанның Идел буе районы сабантуйларында мәйдан тота. 1999, 2002 елларда Самара шәһәре сабантуе батыры була. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы беренчеленә оештырылган бәйгеләрнең 1998-2000 еллар баш батыры, Чирмешән сабантуйларының күп тапкырлар батыры булып кала. Татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Татарстанның һәм Россиянең 1998, 2000, 2003, 2008 еллар чемпионы. Соңгы елларда билбаулы көрәш буенча оештырылган бәйгеләрдә катнашып, 2005 елда Казанда үткән дөнья чемпионатында классик ысул белән көрәшеп бронза медаль ала. Россиянең спорт остасы дигән исемне яулый. 2008 елда Саранскийда узган Россия чемпионатында авыр үлчәмдә икенче, абсолют беренчелектә өченче урынны яулый. 2009 елда аңа Татарстанның спорт остасы дигән мактаулы исем бирелде. Физик культура һәм спорт өлкәсендәге зур казанышлары өчен 2017 нче елда “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде.
Искә алу кичәсендә Ильясның туганнары, район башлыгы Ф.М. Дәүләтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасының көрәш Федерациясе президиумы рәисе М. Г. Әхмәтов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары, Татарстанның һәм Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре, көрәш буенча спорт мастеры Х.Х. Шәйхетдинов, СССРның атказанган спорт мастеры Х.Х. Бикташев, шулай ук дуслары, көрәштәшләре катнашты. Мәдәният йорты фойесында аның турында күргәзмә оештырылган иде. Кичәдә катнашучылар легендар көрәшче турында фильм карадылар, истәлекләр белән уртаклаштылар. Соңыннан каберенә барып чәчәкләр куелды, аның рухына дога кылдылар.