Балачак бәйрәме

2021 елның 4 июне, җомга

Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Чирмешән районында күңел ачу чаралар күп булды. Мәсәлән, Чирмешән муниципаль районының опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен уен программасы әзерләгән иде. Әлеге бәйрәмгә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылды.

Балачак көне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре катнашында үткәрелде. Өлкәннәр бу көн балалар өчен истә калырлык, бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм уен формасында, төрле конкурслар, табышмаклар һәм мәзәкләр белән узды.

Балалар инде яшьтән үк кулланучылар булып торалар. Бәйрәм вакытында катнашучылар кулланучылар грамоталылыгы өлкәсендә яңа ачышлар ясадылар, бу турында аларга Түбән Кама территориаль органының контроль – инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Румия Сөләйманова сөйләде. Һәркем кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация, шулай ук кулланучылар хокукындагы мөмкин очраклар, Түбән Кама территориаль органының контакт телефоннары турында  мәгълүмати буклетлар ала алды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International