Пушкин көне

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Һәр елны 6 июньдә Россиядә Пушкин көне, шулай ук Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре, рус әдәбиятына нигез салучы А.С.Пушкин туа. Һәрберебез балачактан ук аның  тылсымлы әкиятләрен укып үсә. Аның иҗаты белән күпләр кызыксына. Пушкинның әсәрләре дистәләгән телләрдә басылган. Бу көнне мәдәният учреждениеләрендә бик күп төрле чаралар уза, аның шигыйрьләре яңгырый, әкиятләре укыла, фильмнары күрсәтелә. Шул уңайдан район мәдәният йортында 1 нче санлы мәктәп яны лагерында ял итүче балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, соңыннан балалар “Салтан патша турында әкият” филмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International