«Урман патшалыгы» экологик сәяхәте

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен үзәк балалар китапханәсендә «Урман патшалыгы» дигән экологик сәяхәт үткәрелде. Әлеге чараның максаты-балаларда экологик белем дәрәҗәсен арттыру, табигатьне саклау эшчәнлегенә карата кызыксыну уяту, табигатькә мәхәббәт һәм аңа сак караш тәрбияләү. Балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Кызыл китап буенча экскурсия ясадылар, «Урман серләре» дигән видеоролик карадылар. Әңгәмә «Урман-безнең байлыгыбыз» дигән слайд – презентация, «Урман могҗизалары» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән үрелеп барды. Шулай ук балаларга «урманда кем яши» дигән экологик викторина һәм «үсемлекне тап» танып-белү уен-конкурсы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International