Чирмешәндә татар халкының милли бәйрәме сабантуе гөрләде.Бәйрәм ипподромда ат узышлары белән башланды. Стадиондагы Сабан туен, елдагыча, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән кызыклы,театраль-хореографик композиция белән ачып җибәрделәр. Мавыктыргыч композициядә район мәдәният йорты, авыл мәдәният йортлары, музей, китапханә, балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре, район үзәге, Лашман, Әккәрәй, Ульяновка мәктәпләре укучылары, барлыгы 300 дән артык кеше катнашты, Халык бәйрәмнең нәкъ шул өлешен - ачылышын бу юлы да яратып кабул итте. Елдагыча бәйрәмдә, язгы чәчүдә актив катнашкан алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләделәр, үсемлекчелек һәм терлекчелек уңганнарын хөрмәтләделәр. Авыл хуҗалыгында эшләүченең хезмәте шулай бәяләнергә тиеш тә. Дистәләрчә райондашыбыз, Сабантуй кунаклары мәйдандагы төрле уеннарда актив булдылар.Авыл җирлекләре милли өйләр бизәп тә халыкны үзләренә җәлеп иттеләр.
- Район халкы - татарлар һәм руслар, чувашлар һәм мордвалар Сабантуйны үз бәйрәмнәре кебек кабул итәләр, төрле ярышларда катнашалар, күңел ачалар, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, бәйрәмдәге чыгышында. Мәдәниятләрне үзара баетуга булышлык итеп, ул халыклар дуслыгының чын тантанасына әверелде. Бу бәйрәм киләчәккә яңа көч, иртәгәсе көнгә ышаныч өстәсен, - диде район җитәкчесе.
Бәйрәм сәхнәсендә танылган ансамбльләр, үзешчән сәнгать коллективлары, аерым җырчылар Айнур Галләмов, Рузилә Булатова, Рания Мингазова, Ләйсән Галләмова, шулай ук Казан артистлары Илнар Миранов белән Ландыш Ниъгмәтҗановалар чыгыш ясады.
Район Сабантуенда көрәштә абсолют батыр булып якташыбыз Марат Кәримов калды.
Кич белән бәйрәм дәвам итте. Артистларыбыз янә үзләренең матур җырларын тамашачыларга бүләк иттеләр.