Россиядә халык санын алу

2021 елның 18 июне, җомга

ХАЛЫК САНЫН ИСӘПКӘ АЛГАНДА НИКАХ НИЧЕК ИСӘПКӘ АЛЫНАЧАК 

 

    Илдә күпме гаилә, анда әни яки әти балаларны ялгыз тәрбияли?  Әти, әниләр һәм балалар гына түгел, ә әби – бабайларны да үз эченә алган күпме гаиләләр? Бу мәгълүмәтне бары тик халык санын исәпкә алу вакытында гына алырга мөмкин.   

Россия  гаиләләре составын җентекле анализлау бары тик халык санын исәпкә алу ярдәмендә алынган мәгълүматлар нигезендә генә мөмкин. Административ чыганаклар җәмгыяттә никах – гаилә мөнәсәбәтләре турында күзаллауларны бирми, чөнки алар башка максатлар өчен формалашкан. 

2010 елда узган Бөтенроссия халык санын  исәпкә алу нәтиҗәләре буенча Чирмешән районы буенча 16 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк халык саны 16450 кеше тәшкил итә, шул исәптән 8726 хатын-кыз һәм 7724 ир-ат. 2010 елда теркәлгән һәм теркәлмәгән никахта 4745 ир-ат һәм 4730 хатын-кыз саналган. Беркайчан да никахта тормаган 2172 ир-ат һәм 1462 хатын-кыз. Рәсми рәвештә аерылышучылар һәм аерым торучылар 475 һәм 398. 

Булачак Бөтенроссия халык санын исәпкә алу 2021 елның көзендә узачак исәпкә алу кәгазьләрендә алты гаилә хәле категориясе бүленгән:  

  • теркәлгән  никахта торам        
  • теркәлмәгән  гаилә берлегендә торам 
  • аерылышу(а) рәсми рәвештә (аерылышу теркәлгән)    
  • аерылышты         
  • тол хатын; тол ир-ат;    
  • беркайчан да никахта, гаилә берлегендә тормадым  

Теркәлмәгән  никах буенча мәгълүмәтләрне халык санын алу нәтиҗәсендә генә алырга мөмкин, чөнки аларны уздырганда юридик тугел, ә үзбилгеләнеш буенча никахның факттагы халәте турында сорыйлар. Шунысы кызык, партнерлык мөнәсәбәтләрендә торучы хатын-кызлар үзләрен ешрак кияүдә, ә ирләр мондый союзда – буйдак дип саныйлар. Бу феномен күп кенә илләрдә халык санын алу вакытында сизелә. Экспертлар фикеренчә, биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар психологичсендәге аерма чагыла, ә бәлки логикада да.    

Дәүләт социаль программалары, ташламалар төрләре һәм күләме халык санын алу нәтиҗәләренә бәйле. Әйтик, ана капиталы хисабына балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча дәүләт программасы 2002 елгы халык санын алу күрсәткечләрен анализлаганнан соң эшли башлады.  

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның көзендә цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы – Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алуны мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булды. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус  программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачаклар. Шулай ук исәпкә алу участокларында , шул исәптән “Минем документлар” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.  

 

 

           Дәүләт статистикасы  җитәкчесе               Гөлназ     Гайсина 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International