Изге Троица – иң мөһим христиан бәйрәмнәренең берсе. Россиядә ул чын мәгънәсендә халык сынамышларына, гасырлык йолага әверелде.Ә бу юлы ул бөтен республикадан килгән кунакларны Аксубай мәйданында җыйды. Кунакларны төп керү юлы янында рус мили киемнәреннән иҗат коллективлары ипи-тоз, куас, гармун моңнары, рус җырлары белән каршы алдылар.
Яшел мәйданда төрле юнәлешләр буенча тематик мәйданчыклар урнашкан иде. Катнашучылар анда зур кызыксыну белән булдылар: Троица боткасыннан авыз иттеләр, борынгы үлән җыю серләрен белделәр, осталарның җеп һәм кул астында булган бакшка материалларны кулланып төрле әйберләр, курчаклар әзерләүләрен күрделәр, шулай ук борынгы рецептлар буенча окрошка әзерләү серләренә төшенделәр. Кунаклар игътибарын Аксубай үзәк китапханәсе әзерләгән интерактив зона – «Лукоморье» әкияти мәйданчыгы да җәлеп итте. Китапханә хезмәткәрләре анда кунакларны һәм балаларны рус әкиятләре геройлары белән таныштырдылар. «Рус утары» музей экспозициясендә туган як тарихына – крестьян көнкүрешенә, картиналар галереясына, агач архитектурасына экскурсия тәкъдим иттеләр.
Троица бәйрәменең төп вакыйгалары үзәк мәйданда барды. Рус көйләре яңгырады, бәйрәм программасын фольклор-этнографик композициясе ачты. Яшел болында матур тамаша күрсәтелде - рус халык җырлары астында авыл мәдәният йорты үзешчәннәре, балалар коллективлары Троица бәйрәме гәүдәләнешен – яз белән җәйнең очрашуын, каен бүләкләре ясау элементларын күрсәттеләр.
Тантанада катнашучыларны ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм мили мәсьәләләр буенча рәисе урынбасары Людмила Рыбакова котлады.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев мөрәҗәгать итте.
Фольклор бәйрәмдә безнең районнан Түбән Кармалка авыл мәдәният
йортының “Забавушка”, район мәдәният йортының “Самант” һәм
Светлогорск авыл клубының”Надежда” вокаль ансамбльләре катнашты.
Барлык катнашучыларда дипломнар белән бүләкләнделәр.
Бәйрәмнең кульминацион мизгеле – Троица әйлән-бәйләне белән тәмамланды.