Авыл хуҗалыгының торышын исәпкә алу-2021
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елгы авыл хуҗалыгының торышын исәпкә алуны оештыру турында» 2020 елның 29 августындагы 1315 номерлы карары нигезендә 2021 елның 1 августыннан 30 августына кадәр авыл хуҗалыгының торышын исәпкә алуны үткәрүнең вакыты билгеләнгән.
Авыл хуҗалыгының торышын исәпкә алу өчен районда оештыру-әзерлек эшләре актив алып барыла:
- авыл хуҗалыгының торышын исәпкә алу өчен авыл хуҗалыгы объектларын актуальләштерү үткәрелде (авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар);
- шәхси ярдәмче хуҗалыкларның адресларын актуальләштерү буенча оештыру планы төзелде. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның саны 8080 тәшкил итә;
- территорияне 3 инструктор участогына бүлү башкарылды. Бер исәпкә алучыга 480нән 550гә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык йөкләнеше нормасы белән 17 хисап участогы билгеләнгән.
Сайлап алынган инструкторлар һәм счетчиклар кандидатуралары белән эш башланыр алдыннан укулар узачак. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны әйләнеп чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак.
Район дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гайсина