2021 елда халык санын исәпкә алу
2021 елда чираттагы халык санын исәпкә алу булачак. Булачак халык санын алуны өч метод белән үткәрергә тәкъдим итәләр:
Халык санын алу –бу бик мөхим чара. Халыкның тулы мәгълүматлары мөхим һәм кирәк.
Әлеге мәгълүматлар нигезендә Дәүләт карарлары кабул ителә, илнең үсеш планнары формалаша.
19 гасыр ахырында ук Лев Толстой бу вакытта ирекле исәпкә алучы булып эшләргә өлгергән: “Халык санын алуның әһәмияте һәм кызыксынуы аның җәмгыятькә көзге бирүе кебек , анда телисең яки теләмисең икән, бөтен җәмгыять һәм һәркайсыбыз күренеп тора. 120 елдан соң бу көзгенең кыйммәт һәм шактый тонык булып калуын танырга туры килә”.
Халык санын алу идеалда – үзебез турында бердәнбер белем чыганагы.
Әгәр халык санын алу сыйфатлы башкарылган икән, нәтиҗә дә төгәл исәпләнә.
2020 елгы халык санын алуның бурычы: сыйфатлы социаль-икътисади сәясәт үткәрергә мөмкинлек бирүче сыйфатлы нәтиҗәгә ия булу.
Халык санын алу –ул Россия елъязмасы. Исәпкә алучының сорауларына җавап биреп, аның нәтиҗәләре безгә генә түгел, бездән соң да яшәячәк кешеләргә дә адресланганын истә тотарга кирәк.
Дәүләт статистика бүлегенең белгече: Гөлназ Гайсина.