“Минем туган илем – Татарстан” туган якны өйрәнү сәгате

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Иске Үтәмеш урта мәктәбе каршындагы мәктәп яны лагерендә тәрбияләнүчеләр Үзәк балалар китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Балалар өчен туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Минем туган илем – Татарстан" дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Слайд-презентация тыңлаучыларга республикабызның тарихи һәм мәдәни объектлары буенча мавыктыргыч экскурсия ясарга ярдәм итте. Аннан соң алар өчен «Мин Татарстан турында нәрсә беләм» дигән туган якны өйрәнү викторинасы һәм «Үз ватаным белән горурланам» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International