Туган якны өйрәнү буенча Урманасты Үтәмеш, Югары Кәминкә, Әккәрәй, Лашман китапханәләрендә чаралар узды. Китапханәче балаларга авылыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, күренекле кешеләре, авылыбызның горурлыгы турында сөйләде. "Туган авыл тарихын кем яхшырак белә?" дигән конкурс үткәрделәр. Балалар конкурста актив катнаштылар, җиңүчеләр кызыксындыру бүләкләре алдылар.