Үзәк балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Урман патшалыгы» дигән экологик сәяхәт үткәрелде.
Әлеге чараның максаты - балаларда экологик белемнәр дәрәҗәсен өйрәнү, табигать саклау эшчәнлегенә карата кызыксыну уяту, табигатькә мәхәббәт һәм аңа сак караш тәрбияләү. Балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, Кызыл китап буенча экскурсия ясадылар, «Урман серләре» дигән видеоролик карадылар. Әңгәмә «Урман-безнең байлыгыбыз» дигән слайд – презентация, «Урман могҗизалары» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән үрелеп барды. Шулай ук балаларга «Урманда кем яши» дигән экологик викторина һәм «Үсемлекне тап» танып-белү уен-конкурсы да тәкъдим ителде.