Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2021 елның 2 июле 18 сәгатьтән 3 июль 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 3 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән көчле яңгыр, боз яварга мөмкин.