Авыл хуҗалыгы торышын исэпкэ алу -2021

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

 «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы торышын исәпкә алу турында» 2005 елның 21 июлендәге 108-ФЗ номерлы Федераль законның 5 статьясындагы 2 өлеше нигезендә 10 елдан да ким булмаган күләмдә авыл хуҗалыгының торышын исәкэ алу үткәрелә. Соңгы тапкыр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы торышын исәпкэ алу Россиядә 2016 елда үткәрелде. Әлеге тикшерүне үткәргәннән соң авыл хуҗалыгы производствосының торышы билгеле бер үзгәрешләр кичерде һәм мәгълүматларны актуальләштерү зарурлыгы туды. Югарыда күрсәтелгән Законның 5 статьясы нигезендә 5 елга бер тапкыр сайлап алып тикшерү үткәрелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елгы авыл хуҗалыгы торышын исәпкә алуны оештыру турында» 2020 елның 29 августындагы 1315 номерлы карары нигезендэ микроперепись алуны үткәрүнең вакыты , тикшерү объектлары билгеләнгән. Тикшеру тоташ алына, ләкин чикләнгән даирә буенча үткәрелә.

Район башлыгының «Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы территориясендә 2021 елда авыл хуҗалыгының торышын исәбен алуны әзерләү һәм үткәрүне оештыру турында " гы тиешле карары кабул ителде. Ведомствоара комиссия рәисе итеп Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәйдуллин Ильфат Нәгыймулла улы билгеләнде.

Авыл хуҗалыгы торышын исэпкэ алу өчен районда оештыру-әзерлек эшләре актив алып барыла:

- авыл хуҗалыгы торышын исәпкә алу объектларын актуальләштерү үткәрелде;

- шәхси ярдәмче хуҗалыкларның адресларын актуальләштерү буенча оештыру планы төзелде, алар буенча исәпкә алу алып барылачак. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның саны 8080не тәшкил итә;

- территорияне 3 инструктор участогына бүлү башкарылды. Бер исәпкә алучыга 480дән 550 шәхси ярдәмче хуҗалыкны исәпкә алу нормасы белән 17 хисап участогы билгеләнгән;

-инструктор һәм исәпкә алучылар сыйфатында кандидатуралар сайланды;

- массакүләм мәгълүмат чаралары аша халык арасында мәгълүмати-аңлату эшләре алып барыла.

Сайлап алынган инструкторлар һәм исәпкә алучылар белән эш башланыр алдыннан укулар уздырылачачак. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны йөреп чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак.

Исәпкә алуның башлангыч нәтиҗәләре, агымдагы елның дүртенче кварталында игълан ителәчәк, йомгак ясау һәм ахыргы нәтиҗәләрне рәсми бастырып чыгару 2022 ел азагына кадәр планлаштырыла.

 

 

Район дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе                Гөлназ Гайсина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International