Чумачкага-100 ел

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

      3 июльдә Чумачка авылы үзенең 100-еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм мемориаль һәйкәл янында азан әйтү белән башланып китте. Авылның уртасында авыл халкы һәм спонсорлар ярдәме белән үткән ел мемориаль һәйкәл ачылган иде. Стеллага Бөек Ватан һәм Әфган сугышларында  катнашучылар һәм сугыш кырыннан кайтмый калган авылдашлар, имам –хатыйплар, авылның хөрмәтле кешеләре, халык табиблары исемлеге мәрмәр ташка чокып язылды, исемнәре мәңгеләштерелде.  Бәйрәмгә бик күп кунаклар кайткан иде. Чумачканың 100 еллыгын шулай зурлап уздыру идеясе Габдулла абзый Латыйповныкы, үзе Бөгелмәдә тора, әмма туган авылын уеннан бер дә чыгармый.

      Юбилейның төп өлеше мәчет һәм мәдәният йорты янындагы мәйданда үтте. Дога да кылдылар, мөнәҗәтләр дә әйттеләр, җирле артистлар да җырлады. Сабантуйдагы кебек, аркан тартыш, сулы чиләкләр белән йөгерү, катыктан акча эзләү дә булды. Боларны район мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлекләр хезмәткәрләре бик оста оештырдылар. Түбән Кармалка авыл җирлеге Советы да тантананы үткәрү мәшәкатьләрен үз өстенә алган.

      Бәйрәмдә Чумачканың иң өлкән кешесе – 91 яшьлек Фаизә әби Сөләйманова да, бистәнең иң яшь кешесе – 10 яшьлек Камил Нургатинга да бүләк бирделәр. Гомумән, иң уңганнарга, иң булганнарга рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Бәйрәмне оештыруга аеруча зур өлеш керткән авылдашлары Булат  Латыйпов һәм Азат Кашапов та макталдылар.

      -Чумачка бик нык үзгәргән, матур, төзек йортлар күбәйгән. Урамнар буйлап барысын да карап чыктым, - диде бәйрәмгә килгән район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов. - Халык булдыклы, тырыш монда. Ул  авылның иң актив һәм хөрмәтле кешеләрен дә бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International