Бәркәтәдә авыл көне

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Бәркәтә авылында 3 нче июль көнне “Авыл көне” узды. Авыл бәйрәмнәре уздыру безнең районда традициягә кереп китте. Бәйрәмне карарга бик күп халык җыелды.

Төп уеннар мәйданда барды. Монда татарча көрәш, төрле милли уеннар, конкурсларда халык бик теләп, актив катнашты. Бәркәтә бәйрәме мәйданында бу көнне мунча себеркесе дә бәйләп тә, кабага бәйләгән йонны эрләү бәйгесендә дә ярыштылар. Хәтта иң оста чыбыркы шартлатучыны да  ачыкладылар. Һәрберенә бүләк бар иде.

-Бүләк дигәннән, “Авыл көне” нә аларны читтә яшәүче авылдаш ир-егетләр кызганмады. Көрәштә генә дә, яхшы бүләкләрдән кала, өч төркемдә батыр калучыларга тәкәләр бүләк иттек,- ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова.

Көрәштә авылдашлар арасында баш батыр Раил Кашапов зур суыткычка һәм тәкәгә ия. Икенче урын алучы Роберт Әхмәтҗановка – кер юу машинасы, өченчегә чыккан Ренат Әбраровка мультиварка бүләк иттеләр.

Бәркәтәдә көрәшергә Туймәт, Иске Үтәмеш, Лашман, Кармыш авылларыннан, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама районнарыннан да пәһлеваннар килеп бәйрәм рухын күтәреште. Балалар арасындагы көрәштә җиңүче дә мәйданнан яхшы бүләк һәм тәкә алып китте.

Бәйрәмне Ирек Зарипов алып барды. Сәхнәдә җирле артистлар белән беррәттән җырчылар: Айнур Галләмов, Илнар-Юлия Котдусовлар чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International