Син минем йөрәгемдә, Чумачка!

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Чирмешән районының кече авылларыннан берсе Чумачканың 100 еллык юбилеенда - тантананың төп өлеше мәчет һәм мәдәният йорты янында узды.

Чара азан белән башланып китте, менәҗәтләр янгырады, «Яшел сәхнә» дә үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясады. Үзәк китапханә хезмәткәрләре бәйрәм кунакларына "Син минем йөрәгемдә, Чумачка!" исемле бистә тарихы, иң хезмәт сөючән һәм тырыш халык, бәйрәмне оештыруга зур өлеш керткән авылдашлары - спонсорлар турында китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International