7 июнь - Халыкара әкиятләр көнендә Лашман авылы китапханәчесе «Ләйсән» балалар бакчасының урта төркем балалары янына кунакка килде.
Алар белән бергә Габдулла Тукайның « Печен базар, яхуд Яңа Кисекбаш» әкиятенә сәяхәт кылдылар, әкият битенә сәяхәт иттеләр, китапның ничек матур итеп бизәлгәнен карадылар. Әкиятне укып, балалар әкият геройларын сурәтләргә тырыштылар. Ә «Су анасы» әкиятен балалар бик теләп тыңладылар һәм әкият буенча сорауларга җавап бирделәр.