8-июнь илебез Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә.
Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояшта бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәве иң мөһиме. Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын. Районыбызда бәхетле һәм тату гаиләләр күбрәк булсын. Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын.
Бу бәйрәм чагыштырмача яшь булса да, аны уздыру матур традициягә әйләнде. Мәхәббәт һәм гаилә бәхете кеше тормышының төп кыйммәтләре булып тора. Ярату һәм бер-береңә булган хөрмәт хисләре авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышлы эшләргә, балаларны тәрбияләргә, әти-әниләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Нык гаиләдән ныклы ил башлана.
Әлеге бәйрәмгә багышланган чара 10 июльдә яшьләр мәйданчыгында үтте. Бәйрәм балаларга анимация программасы белән башланып китте. Район бшкарма комитеты җитәкчесе И. Шайдуллин бәйрәмне ачып тамашачыларны котлады. Ул “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален районда иң яхшы гаиләләрнең берсе булган Иске Элмәле авылыннан Колесниковлар гаиләсенә тапшырды.
Бәйрәмдә фотозоналар эшләде, төрле конкурслар оештырылды. Тамашачыларга бигрәктә коляскалар конкурсы охшады. Шулай ук үзешчән сәнгаттә катнашучылар катнашында зур концерт күрсәтелде, соңыннан күбек-шау һәм дискотека оештырылды.