Кичә, 10 июльдә, Аксубайда Республика Уяв чуаш мәдәнияте бәйрәме узды

2021 елның 11 июле, якшәмбе

Аксубайда Уяв бәйрәме.

Аксубайда Уяв республика чуваш бәйрәме узды. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чуваш Республикасының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча министры Светлана Каликова, Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин катнаштылар. Алар барсыда чуваш милли киемендә иде.

Уяв бәйрәмендә фольклорны күрсәтүдән бигрәк, тарихи йолаларга, гореф-гадәтләргә өстенлек бирелде. Бәйрәмдә халык һөнәрчелеге, декоратив сәнгать эшләнмәләре, чуваш гаиләсе көнкүреше, гореф-гадәтләре дә тәкъдим ителгән иде. Умартачы, балыкчы, аучы, пешекче йортлары ясалган. Чувашлар күәс, бал эчемлекләрен, уханы яратып куллануын да чагылдырган. Этнографик мәйданчыкны карап чыккач, төп мәйданда рәсми ачылыш өлеше башланды. Анда Татарстан һәм Россия төбәкләренең профессиональ һәм үзешчән ансамбльләре, халык иҗаты коллективлары катнашты.

 - Сезне чуваш мәдәниятенең Уяв бәйрәме белән котлыйм. Бу матур бәйрәм чуваш халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре саклануының, буыннарның өзлексез элемтәсен раслаучы символ булып тора, милли үзаң торгызылуына теләктәшлек итә. Уяв чуваш халкының бай мәдәниятен чагылдыра. Уяв республика мәдәни брендларының берсенә әйләнде, — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Ул бу бәйрәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, чуваш язуы булдырылуның 150 еллыгында бигрәк тә әһәмиятле булуын әйтте.

Безнең районнан бәйрәмдә Әккәрәй авыл мәдәният йортыннан “Щелкусь" чуваш халык фольклор ансамбле, Яңа Элмәледән "Пилеш" халык фольклор ансамбле, Ульяновкадан «Юрай» вокаль ансамбле, Иске Сережкино клубыннан «Сене хунавсем» фольклор ансамбле, Иске Элмәледән «Мерчень» фольклор ансамбле, Ивашкинодан «Мерчень» фольклор ансамбле, район мәдәният йортыннан” Самант” вокаль ансамбле, Девичья Полянадан “Надежда” вокаль ансамбле һәм Сосновкадан Анна Иванова катнашты.
Чувашларда табигатькә яңгыр, мул уңыш сорап мөрәҗәгать итеп, әйлән-бәйлән ясау гадәте бар. Рөстәм Миңнеханов һәм барлык рәсми кунаклар да мәйданга төшеп, әйләнәгә басты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International