10 июльдә Азнакайда төрки халыкларның «Чатыр тауда җыен» фестивале узды

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Азнакайда “Чатыр тауда җыен” исемле төрки халык иҗаты фестивале узды. Ул чал гасыр тарихын чагылдырган “Чатыр тау җиле” исемле театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.

Менә унберенче елын Азнакайның мәгърүр Чатыр тавы җыр-моңга гашыйк, халык җәүһәрләрен яңартып-саклап яшәүче иҗат коллективларын үз итәгенә җыя. Аның географиясе елдан-ел киңәя барып, ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Фестиваль милләтләр арасында дуслыкны ныгытуда, туганлык, бердәмлек хисләрен арттыруда, ата-бабаларыбызның йолаларын, инде онытыла барган матур көй-моңнарын яшь буынга җиткерүдә зур роль уйный.

Чатыр тау итәгендәге мәйданда төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган “Сабыйлар аланы”, “Чәк-чәк аланы”, “Халыклар дуслыгы урамы”, “Кул эшләре аланы”, “Яшьләр аланы” мәйданчыклары оештырылды. Халык биредә кул эшләре осталарының күргәзмәләре, милли ашлары белән танышты, авыз итеп карады.

Фестивальдә Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Балык бистәсе, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Саба, Сарман, Чирмешән, Ютазы, Яңа Чишмә, Түбән Кама районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән, Башкортостан Республикасы Октябрьск, Туймазы шәһәрләреннән, Оренбург, Самара өлкәләреннән килгән фольклор коллективлары, шулай ук “Alpar” татар инструменталь фолк-группасы (Казан шәһәре) һәм “Бишбармак” оркестры (Уфа шәһәре) чыгыш ясады. Безнең районнан бәйрәмдә Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының “Хыял” фольклор ансамбле катнашып дипломга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International