Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 13 июлендә төнлә һәм көндез (02-22 сәгать) метеорологик күренешләр комплексы турында кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 13 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр,  кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, 13тән 22 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында локаль җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International