"Мәңге яшә, Әмирем!“ китабы чыкты.
Чирмешән районының Әмир авылы тарихы турында 912 битле китап басылды. "Мәңге яшә, Әмирем!“ китабы 912 битле, авырлыгы- 2 килограмм! Ул 1000 данә тираж белән басылган. Узган атнада Әмир мәдәният йортында әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Китапның авторы-Илдар Кыямов. Китап Себердә яшәүче абыйлы-энеле Әгъләмовларның матди ярдәмне белән нәшер ителде.
Горурланырлык тарихы, легендар кешеләре күп Әмирнең. Бу хакта истәлекләр, сораштырулар, архив документлары, матбугатта, бигрәк тә район газетасында басылган язмалар уникаль басманың 13 бүлегендә урын алган. Һәркайсы бәһасез фоторәсемнәр генә дә 800 чамасы! Һәр гаилә турында мәгълүмат бирелгән.
Әмиргә нигез салучылар – күршедәге Югары Кармалкадан күченгән татар гаиләләре. Авыл исеме шулардан берсе – Әмир Юнысов белән бәйле. Китап авторы болар хакында, архив документларына таянып, тәфсилләп язган, авылның 220 ел элек барлыкка килүен дә раслый алган. Китапта колхозлашу, сугыш чорлары, дини яшәеш, хаксызга рәнҗетелгәннәр, һөнәрчеләр, күренекле авылдашлар турында да укырга мөмкин, мәзәкләргә дә урын табылган.
“Мәңге яшә, Әмирем!” китабын тәкъдим итү кичәсендә муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов, чирмешәнлеләрнең Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе Рушания Сәүбанова, авыл имамы Люцир Зыятдинов һәм башкалар котлау сүзләре ирештерделәр. Бәйрәмдә җырлар да башкарылды.