Әмирдә авыл көне бәйрәме.
Биредә инде сигезенче тапкыр “Авыл көне” үткәрделәр. Аны Себердә яшәүче абыйлы-энеле Әгъләмовлар оештырды.
Халык агылды гына бәйрәм мәйданына. Башка районнардан, шәһәрләрдән килүчеләр дә бик күп иде. Уеннарда катнашмаган, бүләк алмаганнар калмады да кебек.
Елдагыча, иң әүвәл Әмирдә яшәүче юбилярларны котладылар: кемгә 50, 55, 60, 65, 70... тулган, 90, 91 яшьлекләрне дә бүләк биреп сөендерделәр. Соңгы ел эчендә туган Малик Минхәеровның һәм Галимҗан Җиһаншиннарның әти-әниләренә игътибар аеруча зур булды – аларга 100әр мең сум акча бирделәр.
Сабан туе уеннары белән бергә, “Әмир көнендә” сәхнәгә, мәйданга затлы җырчылар – Сиринә Зәйнетдинова һәм Гүзәл Җәләлова, Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге фольклор музыка ансамбле чыкты, ә кичке тамашада Иркә җырлады. Көндезге бәйрәм көрәш белән тәмамланды, әмирлеләр төркемендә Инсаф Сафин батыр булды, ул суыткыч белән бүләкләнде.