Яшәүчедә "Авыл көне"
Быел да, районның зур авылларында Сабантуйлар үткәрелсә, кайбер кечкенә авылларда традиция буенча "Авыл көне" оештырдылар.
Яшәүчедәге бу бәйрәмне авылның үзендә генә түгел, якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә түземсезлек белән көтә. Оештыручылар кунакларның өметләрен аклады: биредә ат чабышлары да, татар халкының милли ризыгы – бавырсак конкурсы да, хәтта хатын-кызлар арасында көрәш тә булды. Бәйрәмгә килгән танылган татар җырчылары да үзләренең җырлары белән сөендерделәр.
Шулай ук төрле конкурслар үткәрелде.