Якты Тауда "Авыл көне"

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

                                                      Якты Тауда "Авыл көне".

       Авыл көнен иганәчеләр ярдәме белән үткәрделәр. Сәламләү сүзе белән авыл җирлеге башлыгы, инвалидлар һәм ветераннар җәмгыяте рәисе Талипова М.Ш. һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Җамалетдинов Р. М. чыгыш ясады. Алдынгыларга Чирмешәннең 90 еллыгы медальләрен һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

      Бәйрәм бик күңелле үтте: ат чабышлары үткәрелде, аның иганәчесе Камалов Салават булды. Бәйрәм Якты Тау авылын гына түгел, якын-тирә авылларда яшәүчеләрне дә  бергә җыйды. Традиция буенча күп кенә спорт ярышлары һәм уеннар үткәрелде. Шулай итеп, балалар һәм өлкәннәр үзләрен капчык сугышында сынап карый алдылар. Иң житезлэре капчык киеп, йөгереп узыштылар, ә иң көчлеләре гер күтәрделәр, аркан тарттылар. Монда барысы да бергә: мәдәни традицияләрне саклап калу һәм ветераннарны, авылның атказанган кешеләрен хөрмәтләү һәм монда ук - татар милли бәйгеләре. Шулай ук бәйрәмдә юбилярларны, гаилэдэ бергэ күп еллар гомер итүче парларны, беренче сыйныф укучыларын, мәктәпне тәмамлаган укучыларны һәм башкаларны котладылар.

     Кич белән бәйрәм Якты Тау авыл клубының урам мәйданчыгында дискотека белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International