Татар теле –шагыйрьләр теле

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә  китап укучылар, шигыйрь яратучылар  өчен “Татар теле –шагыйрьләр теле” дигән исем астында шигърият сәгате үткәрелде.

Бу кичәгә авыл китапханәсенең автив укучылары Гөлия Гарифуллина, Фидания Бадамшина, Гөлсинә Мусина һәм Нурания Гарифуллиналар чакырылган иде. Китап укучылар “Шигърият сәгате” ндә кызыксынып катнаштылар. Кичә барышында үзебезнең төбәктән чыккан язучылар белән таныштык, аларның иң кадерле кеше турында язган шигыйрьләрен укыдылар. Китапханәдә шигъри юллар җанлы яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International