«Тел-халыкның тере хәтере» танып-белү сәгате

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

          14 июль көнне Иске Элмәле авыл китапханәсе «Тел-халыкның тере хәтере, күңеле, аның байлыгы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

Чара барышында балалар дөньяда 3 меңнән 5 меңгә кадәр тел барлыгын һәм аларның кайберләре юкка чыгу алдында торуын белделәр. Бөек язучыларның рус теле турында әйтемнәрен укыдылар, «рус телен бел» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Чара нәтиҗәсендә балалар туган тел – ул байлык, аңа кадер-хөрмәт белән карарга, сүзне мәгънәсез сүзләр белән әйтмәскә һәм башка халыкларның телен һичшиксез хөрмәт итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International