РАЙОН ТОРМЫШЫ

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

РАЙОН ТОРМЫШЫ

Район башлыгы Ф. М. Дәүләтшин катнашында атналык планерка узды.

Киңәшмә барышында атна эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм якын көннәрдә планнар билгеләнде.

1. Районның оператив хәле турында Чирмешән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең тикшерү төркеме начальнигы - Мордвинов Александр Алексеевич сөйләде;

2. Районда яңа короновирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында мәгълүмат белән Чирмешән район үзәк больницасы баш табибы Лилия Шамил кызы Мортазина таныштырды.

-Бүгенге көндә халыкны күпләп вакцинацияләү дәвам итә. 28 июльгә районда 4870 кеше прививка ясатылган. Хастаханәдә вакциналар җитәрлек күләмдә. Шулай ук җирлектә һәм оешмаларда күчмә вакцинация дә бар, - диде Лилия Шамил кызы.

3. Торак-коммуналь түләүләр буенча бурычлар буенча эш барышы турында Беззубова Татьяна Николаевна чыгыш ясады. Эш көн саен алып барыла. Нәкъ менә шундый методика ярдәмендә бурычлар азая бара.

4. Районда башкарылган эшләр һәм үткәрелгән чаралар турында мәдәният бүлеге  начальнигы - Р.Р. Минхәерова һәм мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары - Ф. М. Рәхимҗанова мәгълүмат бирделәр.

Фердинат Мидхәтович "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" бөтенроссия акциясен оештыру һәм районда пластик җыю буенча үз теләкләрен җиткерде.

5. Шәрифуллин Р.Г. район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе район территориясендә алкогольле продукция сату буенча мобиль төркемнең эш барышы белән таныштырды.

6. Планерка районның авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе начальнигы М.З. Гатинның шәхси сектордан сөт җыю турында чыгышы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International