Әккәрәй авыл китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында хәрби – диңгез флоты көненә багышланган «Флот-безнең горурлыгыбыз» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Балаларга Ватаныбызның бөек диңгез державасы булуы, аның территориясен өч океан бассейнына караган унике диңгез һәм ике эчке диңгез юуы турында сөйләделәр. Шуңа күрә июльнең соңгы якшәмбесендә Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне билгеләп үтелә. Балаларны хәрби-диңгез флотының кием формасы белән таныштырдылар һәм берничә диңгез термины белделәр. Уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.