Лашман китапханәсендә « Россиянең Хәрби - Диңгез Флоты: тарих һәм традицияләр»-патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче « Россия флотына дан» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. 1696 елның 20 (яңа стиль буенча 30) октябре Россия диңгез флотының туган көне дип санала, ул чакта бояр Думасы Петр I нең «диңгез суднолары булырга»даими флот төзү турындагы Указын раслаган. "Хәрби-диңгез флотының иң матур флагы" конкурсы үткәрелде. Җиңүчеләргә призлар бирелде.