Авыл хуҗалыгы

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

✨ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ✨

🌾 Чирмешәнлеләр таңнан караңгы төнгә кадәр эшлиләр.

Чирмешән аграрийларының хәзер иң кызу чоры.

🌾 Һәр минут исәптә, шуңа да иртә таңнан кичкә кадәр эшлиләр. Өлгергән бодайның татлы исе, комбайннар гөрелтесе белән тулган кызу көннәр һәм җылы төннәр, алтын ашлык тавы — болар барысы да уракка төшкәнне аңлата.

🌾 Районның күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләре көзге, сабан культуралары җыюга керештеләр. Көзге бодай җыюга беренчеләрдән булып "БИО-АГРО" ҖЧҖ кереште.

Һава торышының игенчеләргә уңай булуы куандыра, ә бу-иң мөһиме.

🌾 Хәзерге вакытта 12198 га (планның 28%) суктырылган, шул исәптән көзге арыш 46 га, көзге бодай-8237 га, борчак-871 га, солы-260 га, арпа-2784 га, уртача уңыш-12,7 ц/га.

🌾 Бүгенге көндә район кырларында 79 берәмлек эре һәм вак авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр комбайны эшли.

🌾 Барлык фермерлар да диярлек урып-җыю эшләренә керештеләр.

#черемшан #черемшанскийрайон #чирмешэн

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International