Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 4 августында төнлә һәм көндез шторм кисәтүе.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 4 августында төнлә һәм көндез (3 августның 22 сәгатьтән 4 августның 22 сәгатьенә кадәр) урыны белән яшенле яңгыр, боз, җилнең тизлеге секундына 17-22 метр, урыны белән 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасының көнчыгышында 2021 елның 4 августында көндез +37 градуска кадәр эсселек көтелә.