Урак өсте кызу чорда һәркем гомуми эшкә үз өлешен кертергә омтылырга тиеш. Мизгелнең мөһимлеген кыр хезмәтчәннәре генә түгел, мәдәният хезмәткәрләре дә аңлый. Чирмешән мәдәният йорты хезмәткәрләре кулдан килгәнчә өлеш кертергә тырышып, агитбригада чыгышын оештырдылар. Алар өчен дәртле халык җырлары яңгырады.
Җавап итеп, агитбригадада катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре әйттеләр.