Сырукин Григорий Андреевич 1931 елның 13 августында Чирмешән районының Ишлинка авылында туган. Барлык яшүсмерләр кебек үк, мәктәптә укыган, башлангыч мәктәпнең 3 сыйныфын тәмамлаган. Әтисен фронтка алып китәләр, кызганыч, сугыштан ул кайтмаган, кабере Ярославль җирендә. Григорий Андреевич үзе чик буе гаскәрләрендә Батуми шәһәрендә хезмәт иткән, шуннан пенсиягә чыкканчы туган авылында "Восход" колхозында ферма мөдире булып эшләгән.
1955 елда Нурлат кызы Луизага өйләнә, аның белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, хатыны һәм өлкән кызы күптән инде вафат. 1961 елда кечкенә генә, оҗмах почмагы - өй төзегәннәр, хәзер дә шунда кече кызы Юлия белән яши. Григорий Андреевичның озак яшәү сере шунда, ул кешеләргә яхшылык тели һәм үзе дә шат күңелле. Героебызның бүгенге көндә апасы да исән, быел аңа 80 яшь тула, ул Иске Элмәле авылында яши. 13 августта Григорий Андреевичны юбилее белән район башлыгы урынбасары - Габдерәшид Җамалтдинов, социаль яклау бүлеге начальнигы - Рушания Әхмәдуллина һәм туган як тарихы музее директоры Лилия Селезневалар котладылар.