Физкультурачылар көне

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Бүген Россиядә Физкультура көне билгеләп үтелә, ул чираттагы тапкыр үз флагы астында сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спорт һәм көндәшлек рухын яратучы миллионлаган кешене җыя.

Бүген физик культура һәм спорт дәүләт һәм төбәк сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Физик культура белән шөгыльләнү кешене көчле, матур, кыю, үзенә ышанычлы итә, җиңүгә һәм максатчанлыкка өнди. Чирмешән районы үз тормышын спортка багышлаган һәм беничә буын талантлы спортчыларны тәрбияләгән атаклы кешеләргә бай. Бүген 14 августта район мәдәният йортында әлеге күркәм вакыйга уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Ибнеев, спорт директорлары һәм җитәкчеләре котлады.

https://cheremshan.tatarstan.ru/index.htm/news/2002384.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International