Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек турында

2021 елның 20 августы, җомга

         Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерлек турында

 

2021 елның 15 октябреннән 15 ноябрьгә кадәр уза торган Чирмешән районында яшәүче һәр кешегә кагылачак халык санын алуга әзерлек эшләре тәмамланып килә. Район хакимиятендә ВПН-2020 га әзерлек комиссиясе утырышында районнып халык исебен алуга әзерлеге тикшерелде.

2021 нче елның 19 нчы августында район хакимиятендә авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашында Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча комиссия утырышы булып узды.

Җанисәпкә әзерлек буенча киң дәрәҗәдә  сораулар каралды:

- район торак пунктларында  хуҗалыкларның урам исемнәре, йорт һәм квартир номерларының торышы,

- исәпкә алучыларның персоналын карау,

- исәпкә алу кәгазьләрен саклау өчен бүлмәләр белән тәэмин итү,

- кирәкле транспорт чаралары, элемтә чаралары бирү.

Утырышта районның һәр кешесе өчен ВПН нәтиҗәләренең мөһимлеген билгеләделәр.

 

 

Дәүләт статистикасы бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Гайсина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International