Халык санын алу вакытында статистика нинди мәгълүматлар белән эшли һәм алар ни дәрәҗәдә ышанычлы якланган?

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Статистика Саннар белән эшли, алар нигезендә закончалыкны һәм трендларны ачыклый. Мәгълүматлар җыюның төп принцибы- үз-үзеңне билгеләү. Исәпкә алу битләренә барлык җаваплар да респондентларның сүзләреннән алына. Бернинди раслый торган документлар кирәк түгел.

Исәпкә алу кәгазьләрен РФ Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль тутырырга яки планшетта барлык сорауларга җавап бирергә мөмкин булачак. Барлык очракларда да Бөтенроссия халык санын исэпкэ  алу битләре тулысынча аноним булачак. Исәпкә алу кәгазьләрендә исем, фамилия һәм атасының исеме юк.

Без тулы, әмма деперсонификацияләнгән мәгълүмат белән эшлибез: Бөтенроссия халык санын алу анкеталарында кеше исеме һәм аның керемнәре турында сораулар юк. «Госуслуги» порталы кулланучылары һәм исәпкә алучылар электрон исәпкә алу кәгазьләренә кеше турында магсуз булмаган мәгълүматны гына кертәчәкләр. Барлык халык санын алу мәгълүматлары Росстат федераль базасына керәчәк. Алар салым хезмәтенә, Пенсия фондына яки тагын нинди дә булса ведомстволарга һәм оешмаларга бирелмэячэк. Респондентлар тутырган исәпкә алу кәгазьләре Халык санын алу нәтиҗәләрен бастыруга ук юкка чыгарыла. Халык саны һәм милли составы турында актуаль мәгълүматны белергә, төбәкләрдә, шәһәрләрдә һәм авылларда барган социаль-икътисади процессларны Бөтенроссия халык санын алу ярдәмендә генә күрергә мөмкин.

 

Район дәүләт статистикасы бүлегенең әйдәп баручы белгече:    Гөлназ Гайсина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International