1920 елның 28 августында беренче совет халык санын алу башлана. Россия халкының нибары 75% ы гына исәпкә алынган,чөнки илнең кайбер төбәкләрендә әле хәрби сугышлар барган.
1920 елгы халык санын алу ТАССР халык санын алу тарихында беренче була. 1920 елның 28 августына Татарстанда 2,9 млн. кеше яшәгән, шуларның 8,5% - шәһәр халкы һәм 91,5% - авыл җирлегендэ яшэгэн. 2020 ел башына республикада 3902,9 мең кеше яши, шул исәптән 76,9% шәһәр һәм бистәләрдә һәм 23,1% авыл торак пунктларында яшэгэннэр.
Татарстан Республикасының, Чирмешән районының демографик портреты ничек үзгәрде, без 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча беләчәкбез.
Район дәүләт статистикасы бүлегенең әйдәп баручы белгече: Гөлназ Гайсина