1 сентябрь Белем көне!
Бу көнне районның барлык мәктәпләрендә тантаналы линейкалар, сыйныф сәгатьләре, ачык дәресләр үткәрелде. Чирмешән лицеенда бу чара ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Рыбакова Людмила Николаевна, РФ Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Хәсәнов Айрат Рәшит улы, район башлыгы Дәүләтшин Фердинат Мидхәт улы катнашында узды.
Бу бәйрәмнең төп геройлары-беренче сыйныф укучылары , алар быел 197 кеше. 9 нчы сыйныфка 186 укучы һәм 11 нче сыйныфка 84 укучы килде. Укучыларның гомуми саны - 2034.