Бөтенроссия халык санын исәпкә алу

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бөтенроссия халык санын исәпкә алу

      

     Халык санын исәпкә алу вакытында шәхси мәгълүмәтләрнеңнең  сакланышы турында борчылмаска мөмкин, чөнки аларны берәү дә сорамый.  

Чирмешән районы халкы халык санын исәпкә алу барышында расланган  “Л” – 23, “П” (бина) – 7 сорауга җавап бирергә тиеш.

“Л” бланкынын 23 соравы демографик һәм социаль мәгълүмәтләргә гына кагыла: сезнең яшегез, ир-ат или хатын-кыз булуыгыз, никахтагы торышыгыз, белемегез, туган телегез, телләр белү, балалар саны, яшәү өчен акча чыганаклары, мәшгүльлек һәм башкалар. 

Бернинди документлар да курсәтергә кирәк түгел !

Ә Россиядә вакытлыча яшәүче һәм башка илләрдә даими яшәүче кешеләр өчен  “В” формасы бланкы файдаланылачак. Анда 7 сорау: ир-ат или хатын-кызмы, яше, илдә даими яшәү, Россиягә килүнең максаты, Россия территориясендә яшәү вакыты һәм башкалалар.

Бөтенроссия халык санын исәпкә алу 2021 елның   15 нче октябреннэн 14 нче ноябренэ кадэр   цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын исәпкә алуның төп яңалыгы – Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында(Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында  “Минем документлар” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр курсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да шул исәптән исәпкә алырга мөмкин булачак.

 

 

       Дәүләт статистикасы бүлегенең белгече          Гөлназ Гайсина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International