Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге Пенсия фондының күп кенә хезмәтләрен гражданның шәхси кабинетында электрон рәвештә алырга мөмкин.
Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен алу өчен, гражданинның Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) расланган исәпкә алу язуы кирәк.
Мөһим! ЕСИА да теркәү язмасын өйдән чыкмыйча кредит оешмасы аша расларга була:
- Сбербанк Онлайн
- Тинькофф
- Почта БанкОнлайн
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, граждан алда санап үтелгән банкларның клиенты булса гына хезмәт күрсәтүдән файдалана ала.
Шулай ук, хисап язмасын раслау өчен, хисап язмасының профильләреннән, дәүләт хезмәтләре сайтында шәхесне раслау коды белән Россия Почтасы аша хатка заказ бирергә мөмкин. Раслау коды белән хат адресатка 2 атна эчендә җиткереләчәк.