8 сентябрьдә Чирмешән районы «Дөнья йөгереше» халыкара факел эстафетасында катнашты. Йөгерүчеләр командасын Лениногорск-Чирмешән чигендә каршы алдылар. Чарада катнашучылар дөньяның 160 илендә булып, хәзер безнең районга да килгән факелны кулда тоту мөмкинлегенә ия булды.
Кунаклар өчен район мәдәният йортында чын бәйрәм башланды. Урамда аларны районның халык коллективлары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузилә Минхәерова каршы алды. Аннан соң йөгерешчеләрне мәдәният йорты фойесында "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр каршы алды, аннан соң «Халыклар дуслыгы йорты»нда булдылар, районның спорт секцияләре һәм аларның казанышлары белән таныштылар, «Күңелле автобус»проекты белән таныштылар.
Кичә түгәрәк өстәл артында тәмамланды, тамашачылар йөгерүчеләр белән аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
«Дөнья йөгереше» эстафетасының төп максаты – ул тынычлыкта һәм татулыкта яшәү теләген белдерү. Бүген кешеләр дистанцияне узу, спорт күнекмәләрен күрсәтү өчен түгел, ә нәкъ менә тынычлык һәм бердәмлек һәркемгә ачык булуын күрсәтү өчен йөгерәләр. Теләге булган һәркем кушыла ала.