ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова мәктәп китапханәсе өчен китаплар бүләк итте

2021 елның 11 сентябре, шимбә

ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова Күтәмә урта мәктәбе  китапханәсенә китаплар бүләк иткән.

Мәктәп коллективы, бер очрашу вакытында, депутаттан китаплар кирәксенеп ярдәм сораган булган. Якташлары аларга сүзлекләр, матур әдәбият һәм балалар китаплары алып кайткан. Әле бу аларга кирәкле китапларның бер өлеше генә, ул тагын ярдәм итәргә ышандыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International