«Сөмбелә» уңыш бәйрәме

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

 Үзәк балалар китапханәсендә «Халык уеннары» түгәрәге кысаларында 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары белән «Сөмбелә» уңыш бәйрәме үткәрелде. Балаларга «Көзгә сәяхәт» дип исемләнгән слайд-презентация, көз темасына әдәбият әсәрләре буенча табышмаклар, викторина, елның бу гүзәл чоры турында китапларга күзәтү, хәрәкәтчән уеннар һәм конкурслар, интеллектуаль биремнәр тәкъдим ителде. Чарага зур күргәзмә - Көз бүләкләре һәм чәчәкләре белән экспозиция оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International