"Алтын яшьне данлыйбыз» әбиләр бәйрәме

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Алтын яшьне данлыйбыз» дип исемләнгән әбиләр бәйрәме оештырдылар. Чарага оныклар белән әбиләр чакырылган иде. Бәйрәм барышында балалар үзләренең яраткан әбиләре белән таныштырдылар, аларны бәйрәм белән котладылар, конкурсларда ярыштылар, уеннарда катнаштылар,  җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Аннан соң һәр онык әбисенә «Иң яхшы әби» медален тапшырды. Барлык кунакларга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International